Арча аграр көллиятенең икенче номерлы филиалы студентлары «Форпост» хезмәткәрләре белән очрашты.
«Форпост» оешмасы җитәкчесе Фердинант Гыйлемҗанов көллиятнең педагог-оештыручысы Лилия Фазуллина белән берлектә «Наркотик матдәләр куллануның зыяны хакында» дигән темага әңгәмә оештырдылар.

Әлеге чара «Россия балалары » операциясе кысаларында үткәрелде. Яшьләр наркоманиягә карата үз фикерләрен, карашларын белдерделәр. Чара ахырында “Үзеңнең һәм киләчәк буыннарның сәламәтлеген саклау өчен, начар гадәтләргә: «Юк!» дияргә” дигән нәтиҗә ясадылар.
Нет комментариев