Төзүчеләр урамында әле берничә ел гына яшәвебезгә карамастан, урамыбызда булган проблемаларны күрми калу мөмкин түгел.
Узган ел салынган асфальтка сөенсәк тә, хәзер инде балаларны урамга чыгарып җибәрергә куркып торабыз. Ничә тапкыр әйтүебезгә дә карамастан, махсус сикертмәләр урамдагы яңа юлга эшләнмәде, юкса монда балалар мәйданчыгы да урнашкан бит әле. Балалар бакчасыннан кайтканда тынычлап кайтыр өчен тротуар юк, дөрес анда аны ясау өчен юл да тар инде, ә бит кайбер шоферлар шуны уйламый да, аңламый да. Тизлекләрен дә киметмичә өскә очып киләләр, әле тагын ике машина кара-каршы туры килеп үтеп китә алмаганда, җәяүлене гаепләп, «матур» сүзләргә «коендыралар». Кичке якта урамыбызда «салган» баштан йөрүчеләр дә табыла. Кайчак нигә ЮХИДИ килеп бер тәртип урнаштырып китми микән дип тә уфтанабыз. Юкса, ЮХИДИнең генә түгел, ә җитәкчелекнең дә килгәнен күргәнебез юк бит урамга. Килсәләр җимерелеп беткән мәйданчык коймаларын да, юл кырыенда пластик шешәләр өчен контейнерга әйләнгән чокырны да, көчле җил чыккан саен шүрләтеп торучы зур агачны да күрмәс иде мени алар?
Нет комментариев