Рамилә Булатның туган көненә игезәк кызлар бүләк иткән
Төрлесе

Рамилә Булатның туган көненә игезәк кызлар бүләк иткән

12 июль көнне райондашыбыз Рамилә өченче кат әни булды, аның игезәк кызлары туды.

Рамилә Куныр авылы кызы, ә тормыш иптәше Булат Яр Чаллыдан. Бүгенге көндә Садыйковлар Арча районында яшиләр.Олы уллары Сәмиргә 4 яшь. Гаилә сөенечләрен арттырып, күптән түгел игезәк кызлары Камилә һәм Ясминә туды. Иң кызыгы шунда, кызлар әтиләренең туган көнендә дөньяга аваз салган.

Фото: гаилә архивыннан


бәби

Нет комментариев