Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Район башлыгы Казанга барып, студетлар белән очрашты (+фоторепортаж)

Казан Идел буе Дәүләт физик культура академиясендә Балтач район башлыгы Рамил Рашит улы Нотфуллин һәм Балтач район башкарма комитеты яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллин катнашында Балтач студетлары белән очрашу узды.

Хәзерге көндә әлеге уку йортында безнең районнан 39 студент белем ала. Алар тренер, туризм, физик тәрбия укытучысы белгечлеге алып чыгачаклар.
Очрашу барышында студетларның проблемалары, белем һәм тәрбия бирү мәсьәләләре, аларның киләчәккә планнары турында сөйләшенде. Шулай ук уку йортының ректоры Якубов Юсуп Җигашеевич студентларның торак йортлары, яшәү шартлары белән дә таныштырып үтте.
Район башлыгының районыбыз яшьләренең киләчәге, студентларның тормышы һәм һөнәри белем алу юнәлеше белән кызыксынуы матур башлангыч. Яшьләргә киләчәк өчен ышаныч уятырдай, тагын да тырышып укырга стимул бирердәй очрашу булды бу. Үзләренә карата булган мондый игътибардан уку йорты коллективы да, студентлар да канәгать калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250