Рифкать Камалов бүгенге бәйрәм хөрмәтенә самавыр ясаган
Төрлесе

Рифкать Камалов бүгенге бәйрәм хөрмәтенә самавыр ясаган

Җыр-бию, кайнар чәй,  коймак, тәмле ботка...

Җирлекләрдә гөрләп бәйрәмнәр уза. Норма мәдәният йортында да  матур концерт булды, ир-егетләр куйды, әле бүген тагын бу җирлектә 8 март хөрмәтенә зурлап бәйрәм уздырырга җыеналар. Кояшлы яз бәйрәме Кариле авылы мәчете янында планлаштырыла. Җыр-бию, кайнар чәй,  коймак, тәмле ботка – сыйлана-сыйлана бәйрәм иитәчәкләр бүген. Бәйрәм төштән соң, сәгать икеләрдә башланыр дип көтелә.  Бәйрәм хөрмәтенә җирлекнең кул остасы Рифкать Камалов зур самавыр да ясаган. Чәйле-хөрмәтле бәйрәмнәр оештырырга менә дигән самавыр!


Нет комментариев