Ноябрьнең соңгы көннәрендә «Хыял» үзәге «Иң яхшы хатын» конкурсы үткәреп, җиңүчене билгеләде.
8 этаптан торган конкурс вакытында ирләр үз тормыш иптәшләренә бәяләр биреп, аларның кайсы өлкәдә үзләрен бик яхшы күрсәтүләрен сынадылар. Ләйсән-Азат Әхмадуллиннар, Рәмзия-Айрат Закировлар, Алсу-Нияз Гатауллиннар, Алисә-Җәмил Мәрдәновлар бөтен сынауларга да әзер булып, аларны бик җиңел генә үтеп чыктылар. Шулай да Рәмзия Закирова калган катнашучылардан өстен булып чыкты һәм җиңү яулады. Барлык катнашучылар да «Хыял»ның истәлек бүләкләре һәм дипломнары белән бүләкләнделәр.










Нет комментариев