Робагыйлар
Төрлесе

Робагыйлар

Хуҗасы саран этләр Карактан өмет итәр. Бер сынык ипи ташласаң, Тагын килүең көтәр. *** Дус булсаң да туксан тугыз ятка, Сагынып көтә тик туган капка. Әгәр инде сагынучың калмаса, Карарсың икән соң кай тарафка? *** Тәрбияле эт тә Күзен алмый иттән. Күпме мактасаң да, Эт этлеген иткән. *** Аерыр өчен...

Хуҗасы саран этләр
Карактан өмет итәр.
Бер сынык ипи ташласаң,
Тагын килүең көтәр.
***

Дус булсаң да туксан тугыз ятка,
Сагынып көтә тик туган капка.
Әгәр инде сагынучың калмаса,
Карарсың икән соң кай тарафка?
***

Тәрбияле эт тә
Күзен алмый иттән.
Күпме мактасаң да,
Эт этлеген иткән.
***

Аерыр өчен куштанны дустан
Төшеп кара соң биләгән посттан.
Асылын менә шунда аңларсың:
Кем сиңа якын, кем була дошман?
***

Майсыз булса да коймак
Мактап ашыйдыр тыйнак.
Комсыз мәгънә белерме,
Салып бирсәң дә каймак?
***

Саф алтынны да тикшереп таныйлар,
Саф күңелгә дә шик белән карыйлар.
Ни хикмәттер, сайлый-сайлый арыйлар да,
Янә килеп, юньсезләргә тарыйлар.
***

Җиргә карап йөрүнең дә файдасы бар,
Борын чөйгәннәр ешрак абыналар.
Үзен әллә кемгә санап йөргәннәр дә,
Ахыр чиктә бер Аллаһка табыналар.
***

Гаделләргә таян, дускай, таянгач,
Таякка да кулай бит ул төз агач.
Таянганыңның кемлеген аңларсың, тик,
Намусыңны җиргә салып таптагач.
***

Сөйләргә ярамагач сузләреңне башкага,
Тыел, миңа да сөйли башлама.
-Сиңа гына әйтим әле, дустым,- диеп,
Зинһар өчен башкаемны ашама.
***

Тол ягына бер абзыең койма койган,
Бер тактасын, ни өчендер, какмый куйган.
Шыпырт кына шул арадан чыккан чакта,
Кадагына кадалган да, харап булган.
***

Яшь чагың - уйнар чагың,
Карт чагың - уйлар чагың.
Урталыкта тырышмасаң,
Ни күрер башлар тагын?
***

Юләргә акыл саткан-
Үзе дә ахмак заттан.
Авызыңнан ни чыгасын
Уйларга кирәк баштан.
***

Бер үк җирдән, бер үк судан -
Берсе - җиләк, берсе - суган.
Бер үк гаиләдә җитлегә,
Капма - каршы ике туган.
***

Үстергәндә күрсәң михнәт -
Өстәлеңдә - тәмле икмәк.
Бу хикмәтне тоя белсәң,
Ишетерсең мең-мең рәхмәт.
***

Картлык - тугел эстафета таягы,
Кулыңнан берәу дә тартып алмый аны.
Алса да, ташлап калдырыр,
Фәкать булыр ул үз юлыңның маягы.
***

Ике яманга бер әйбәт яралган,
Шул мизгел үк гайбәт таралган.
Шулар артыннан йөгерә - куа,
Күпме кешенең йөзе каралган.
***

Түрә булып алса түмәр,
Түмәр белән тулыр түрләр.
Тилеләргә җай чыкса да,
Акыллылар һаман шүрләр.
***

Ят җимнәрне яраткан -
Әҗәл тапкан кармактан.
Ахыр чиктә авыз иткән
Табадагы каймактан.
***

Иң шифалы дәреслек -
Йөзгә бәргән дөреслек.
Без кебек тишеп чыгар -
Шыпырт эшләнгән этлек.
***

Йортында малы юкның
Эте дә гырлап йоклый.
Тормыш ике пар аякның
Тигез атлавын хуплый.
***

Кылган мең дә бер яхшың -
Юк итәдер бер шакшың.
Ышанмасаң, эшләп кара,
Сөткә салып, бер тамчың.
***

Алтын кыйммәте - күләмендә,
Акыл кыйммәте - гамәлендә.
Изгелекләр генә кылыйк
Бу Җиһанда син дә, мин дә.
***

Күктәге торна тотттырмагач,
Кулдагы чыпчык та карлыгач.
Үз тиңеңне белеп сайлаганда гына
Калмассың бәхетеңнән ялангач.
***

Гомеремнең авырлыгын татып җилкәмдә,
Карап торам каршыма килгән җилкәнгә.
Үзәгемне өзеп искән ачы җилгә,
Соң чиккәчә, түземлекләрем җиткәнгә.
***

Тоеп яшәү йөрәк җылыңны -
Үз җаныңа сеңгән моңыңны.
Хәятыңда җыр - кыйблаң булыр,
Өзелеп сөйсәң туган ягыңны.
***

Сагыш тулы бер җыр җырладым,
Берара тын калды кырларым.
Күзем ачсам, күктә яшен уты,
Аңлата алмыйм шуннан калганын.
***

Йөрәгемнән кайгы акканда -
Күзкәйләрем эчкә батканда,
Иңнәремне баскан авыр йөкне
Көч табармын алып ташларга.
***

Терсәк якын, ләкин булмый тешләп,
Чынлап, тешләп булмый икән, нишләп?
Сөйгән яры хисләренә китсә төкереп,
Егетләр дә елый икән, үксеп, укереп.
***

Тик берсе дә түгел, минемчә,
Тик берсе дә түгел, синеңчә.
Безнең хәлләр үз өендә
Бием булган киленчә.

***
Таласа да җанны комсызлар,
Өркетсә дә юлда шыксызлар.
Догаларым укып юанганга -
Яктырттылар юлны йолдызлар.
Энҗе Закирова
Яңгул авылы

250

Нет комментариев