Мәктәпләрдә укулар тәмамлану белән озак та көттерми районның иң гүзәл почмагына урнашкан "Романтик" ял лагеры балаларның шат авазына күмелә. Тик әлеге матур мизгелләргә кадәр биредә ремонт эшләре башкарасы, лагерьга бара торган юлда күперне төзекләндерәсе бар.
Шушма елгасы аша салынган күперне ел да язгы ташу агызып алып китә. Быел да язын күпергә зыян килде. Бүгенге көндә "Балтачагрохимсервис" оешмасы тарафыннан төзекләндерү эшләре башкарыла.
Нет комментариев