Россия халкын ике көнлек эш атнасы көтә
Киләсе кыскартылган эш атнасы май бәйрәмнәре алдыннан булачак
2025 елның беренче эш атнасында нибары ике эш көне булачак. Бу хакта Рострудка сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр итә дип яза Тат информ.
«Бәйрәмнәрдән соң беренче атнада россиялеләр 9 һәм 10 гыйнварда эшләячәк, алар пәнҗешәмбе һәм җомгага туры килә», — дип искәртәләр ведомствода.
Яңа ел бәйрәмнәре 11 көн була. Алар 29 декабрьдә башланып, 8 гыйнварга кадәр дәвам итә.
Киләсе кыскартылган эш атнасы май бәйрәмнәре алдыннан булачак (28-30 апрель һәм 5-7 май көннәре).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев