Руль артына корвалол эчеп утырма!
Төрлесе

Руль артына корвалол эчеп утырма!

Евгений Троценко хәзер инде машина руле артына тиз генә утыра алмаячак. Ә барысы да 25 тамчы корвалол аркасында.

Үзен начар хис иткәнлектән, Евгений дару эчә. Ә берничә көннән ул юл һәлакәтенә тарый. Шул вакытта алкоголь һәм наркотиккка тест тапшырырга туры килә. Медэкспертиза аңарда тыелган матдә - фенобарбитал барлыгын ачыклый. Суд ирне машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итә.

Наркодиспансерда иргә «Корвалол»ның тыелган дарулар исемлегендә булуын һәм медиклар билгеләгән очракта гына кулланырга яраганлыгын әйтәләр.

Экспертлар фикеренчә, мондый очракта закон водительләр ягында түгел. Тыелган препарат таныклыктан мәхрүм итүгә нигез булып тора, дип яза Кызыл таң.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


корвалол

Нет комментариев