Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Сабантуй кунакларын люля-кебаб белән сыйлыйбызмы?

Әйдә, шулай эшләп карыйк әле…

Моның өчен 1 килограмм сарык итеннән әзерләнгән фарш, 100 грамм шакмаклап туралган суган, 100 грамм ваклап туралган яшел суганны тоз, борыч, башка тәмләткечләр кушып яхшылап болгатабыз.

Шунысы мөһим - фаршны яхшылап тәпәнләргә кирәк. Моның өчен фаршны бер йомарлам итеп кулга алырга, көч белән савытка ташларга. 10 минут шушы эшне башкаргач, фарш сутын югалтачак, үзгә бер рәвеш алачак. Шуннан соң фаршны 1 сәгатькә суыткычка куябыз.

Күмер эсселәнгәч, фаршны шампурларга 15 сантиметрлы колбаса рәвешендә тезәбез. Кулга ябышмасын һәм формасын сакласын өчен кулны суда юешләп, фаршны яхшылап шампурга беркетәбез. Люля-кебаб тиз пешә, табынга аджика яки башка соуслар, ләвәш һәм яшелчәләр белән бирелә.

Интернет битләреннән

Фото: https://shkolazhizni.ru/img/content/i159/159516_or.jpg 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев