Балтачта татар халкының милли бәйрәмнәренең берсе булган Сабантуйга әзерлек эшләре башланды.
Дүшәмбе киңәшмәсендә дә Сабантуйга аерым басым ясалды. Чөнки әлеге зур, күркәм бәйрәмгә санаулы көннәр калып килә. Оешмаларга башкарыласы хезмәтләре хакында күрсәтмәләр бирелгән. Әзерлек бара. Моннан тыш, Сабантуй буласын мәйданны җыештыру эшләре дә дәвам итә. Эскәмияләрне дә буйыйлар. Шунысын әйтергә кирәк Сабантуй буласы атнада гына буялган эскәмияләр бәйрәмгә кибеп бетәрме? Халык алдагы еллардагы кебек бәйрәмнән тагын буяуга манылып кайтырмы?
Нет комментариев