Сайлаулар көнне Түбән Сосна авылында яшәүче Наил Сабирҗанов 18 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә.
Сайлауларга районыбыз зур әзерлек белән килде. Районда барлыгы 33 сайлау участогы эшли, шуларның дүртесе Балтач шәһәр җирлегендә,ә калганнары 17 авыл җирлегендә. Сайлауларда барлыгы 26084 кеше катнаша. Ә менә районыбызның төрле авылларында яшәүче 253 егет-кызлар сайлауларга беренче тапкыр бара. Түбән Сосна егете Наил Сабирҗанов өчен әлеге көн икеләтә бәйрәм. Чөнки Наилгә нәкъ менә 18е көнне 18 яшь тула.
Нет комментариев