«Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында иң матур Яңа ел бизәлеше» дип аталган республикакүләм конкурс барды. Бүген - 24 гыйнвар көнне әлеге конкурска нәтиҗә ясалды.
Авыл җирлекләре арасында - Куныр авыл җирлеге икенче, ә муниципаль берәмлекләр арасында Балтач районы өченче призлы урын яулады. Афәрин, райондашлар!!!

Күп милләтле, тырыш, сәнгатькә гашыйк районыбыз халкы, Яңа ел бизәлешендә һәм бәйрәмгә әзерлек чараларында башкарган зур хезмәтегез һәм әлбәттә инде, әлеге конкурста катнашып үз тавышыгызны бирүдә активлык күрсәткәнегез өчен район Советы һәм башкарма комитеты исеменнән ихлас рәхмәтебезне белдерәбез.
Нет комментариев