Серле резинка
Төрлесе

Серле резинка

Төсле-төсле кечкенә резинкалардан ясалган беләзекләрне кызларда гына түгел, малайларда да күреп шаккаткан идем. Баксаң, ул инде укытучыларны тәмам җәфалаган булып чыкты.

Кызлар да, малайлар да шул резинка белән җенләнә икән. Бу бездә генә түгел, Казан, республиканың башка район мәктәпләрендә дә күзәтелә, ди. Республика газеталарының берсе бу хакта язып та чыкты. Rainbow Loom дип аталучы әлеге резинкалар узган ел Россиядә зур популярлык казанганнар.
Сатуда резинкалардан тыш, беләзек үрү өчен махсус таякчыклары, җайланмалары, эләктергечләре сатыла. Бәяләре дә төрле, резинкаларның күплегенә, төрлелегенә карап, 40 сумнан алып тулы җыелмасын 4000 сумнарга кадәр тәкъдим итәләр.

Менә сиңа резинка диген, гади генә түгел, серле... Сәгатьләр буе компьютердан китмәгән баланы аера алган икән ничек инде ул серле булмасын, ди.
Фото: http://zhirafa-tut.ru/rezinochki-dlya-pleteniya-brasletov-rainbow-loom-biryuzovye

250

Нет комментариев