19 нчы июльдә Шеңшеңәр авылында Габдулла Нәбиев хуҗалыгында янгын чыкты.
Моӊа сәбәпче булып электр чыбыклары тора дип фаразлана. Шеңшеңәрнең үзеннән, Балтачтан, Яңгулдан, Смәелдән, Борнактан тиз арада килеп җиткән янгын сүндерүчеләр утка җәелергә ирек бирмәделәр, ут тиз сүндерелде. Хуҗаның каралтысына өлешчә зыян килде. Менә шундый кайгы килгәндә, безнең иминлекне саклаучыларның кадерен кат-кат аңлыйбыз, аларга рәхмәт белдерәбез.
Нет комментариев