Смәел балалары чишмә изге урын булуны истә тотып, өмә ясады
Төрлесе

Смәел балалары чишмә изге урын булуны истә тотып, өмә ясады

Смәел авылы чишмәләренең суын ераклардан килеп алалар.

Чөнки аның файдасы исбатланган. Чишмәдән суы алып эчү җанга рәхәтлек кенә биреп калмыйча, тәннәрне сихәтләндерә. Әлеге авыл балалары да чишмәләрнең изге урын булуын кечкенәдән күреп һәм белеп үсә. Шуңа да чишмә тирәсен чистартып, кечкенә генә өмә оештыруны алар читенсенмичә, чын күңелдән башкарды. Эшләгән яхшылыклары үзләренә меңе белән әйләнеп кайтып, калган балаларга алар үрнәк булып торса иде.


250

Нет комментариев