СМУ микрорайонында Төзүчеләр урамында урнашкан мәйданчыкта кичке 9ларга кадәр кечкенә балалар мәш килә, рәхәтләнеп уйныйлар. Ә 9дан соң анда мәктәп укучылары һәм яшьләр кала.
Җәйге чорда укучылар нишләптер әти-әни һәм укытучылар игътибарыннан ычкынып, үз иркенә чыга. Күпфатирлы йортлар арасында урнашкан мәйданчыкта кичен нәрсәләр майтарылганын күреп, ишетеп йөрсәк тә, без ул балаларга кисәтү ясый алмыйбыз шул. Хәзерге әти-әниләр гомумән дә балаларына сүз тидерттерми. Алар шуның кадәр ышана ахры йөрәк парәләренә.
Ә без күргәннәрдән кайчак чәчләр үрә тора. Инде яшь балалы әниләр утыра торган скәмияләргә яшьләрнең аяк белән менеп утыруларына ияләнеп барабыз. Чөнки әйтеп тә файда юк, алар алай текәрәк булып күренә бугай. Әле тагын карта сугып, җиңелгән кешенең чишенергә тиешлегенә шаклар катабыз. Оялмый алар, чишенә.
Төне буе шунда сыра чүмереп чыгалар да, чүпләрен махсус контейнерга алып барып ташларга иренеп, балалар уйный торган мәйданчыкка атып китәләр. Ул чүпләрне ярый әле «Факел» клубы хезмәткәрләре килеп җыештырып тора, юкса күптән ком урынына сыра шешәләре белән уйнар иде инде балаларыбыз. Әлеге язманы укыган әти-әниләр минем балам андый түгел дигән фикер йөртмәсен иде, урамда үткәргән вакытын читтән генә бер карап торыгыз, бәлки сез дә безне аңлар идегез.
Нет комментариев