Рус халкының бөек язучысы Александр Пушкин хөрмәтенә СМУ мәйданчыгында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Алтын балык» дип исемләнгән чара үткәрелде.
«Факел»лылар әлеге чараны балаларны ике командага бүлеп, ярышлар формасында үткәрде. Ике команда да бик дустанә мөнәсәбәттә мавыктыргыч сәяхәткә кузгалып, оештыручылар тарафыннан тәкъдим ителгән биремнәрне җиңел генә үтеп чыктылар.
Җиңү бәхетен татыр өчен аларга фишкалар җыю зарур иде, ә аларны булдыру өчен төрле биремнәрне чишәргә, сорауларга җавап табарга, каршылыкларны үтәргә, пазл җыярга, Пушкинның әкиятләреннән өзекләр укырга кирәк иде.
Командаларның ярышы бик күңелле булды, алар җиңүгә ирешү өчен үзләренең көчләрен жәлләмәделәр. Шулай да чараның исеменә җисеме туры килеп, җиңү дә «Алтын балык» командасына тәтеде һәм алтын балыкны да алар отты.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев