Ут үзе белән шаярганны яратмый. Көннәрнеӊ гадәттән тыш эссе торуы да зур куркыныч тудыра. Һәр кеше, һәр хуҗалык ут белән сак эш итсен иде.
Менә бүген өйләдән соӊ Түбән Сосна авылында бер хуҗалыкта чыккан янгын зур зыян салды: мунча һәм гараж янып көлгә әйләнде, каралты-кура, тора торган өйнеӊ дә яраклы булуы икеле.
Шулай ук күршеләре, тирә-яктагылар да зур хафага төште. Хәзерге вакытта килеп чыккан янгынныӊ сәбәпләрен ачыклау бара.
Фото: http://ptzgovorit.ru/content/banya-v-prionezhe-sgorela-u-zhitelya-petrozavodska
Нет комментариев