Җәйге кызу көннәр башлану белән авылларда инде икенче елын бер үк күренеш күзәтелә. Халык су коена торган урыннарда "Су коену тыела" дигән элмә такталар беркетелә.
Сүз дә юк, бу гамәлне саклык чаралары дип карарга кирәк. Әмма җәйге эсселәрдә яше-карты су коенырга йөргән бердәнбер урынга тыю билгесе куюны биредә яшәүчеләр зур канәгатьсезлек белән кабул итә. Үзең яшәгән авылда бөяләр булып та су коена алмау башка сыймаслык хәл, диләр алар. Чыннан да, су коенуны тыйганчы бәлки иң элек шушы урыннарны чистартып, керү юлларына бераз ком салып, басма ясап рәтләргә генә кирәктер. Инде дәүләтнең акчасы юк икән, җирлекләрдә игелекле эшмәкәрләр бихисап, аларга мөрәҗәгать итәргәдер. Берничә бөясе булган авылларда берсен булса да тәртипкә китерергәдер бәлки. Һәрнәрсәдән чыгу юлы бар, юкса. Бары теләк кенә кирәк. Әнә бит, Көек авылында су коену өчен нинди уңайлыклар эшләгәннәр. Басмасын да ясаганнар, баскыч та эшләтеп куйганнар, керү юлындагы чүпләрне дә җыештырганнар. Үрнәк аласы иде...
Нет комментариев