Төрлесе
Суы ялтырый, яры калтырый (фото)
Соңгы көннәрдә кичләрен Көеккә су коенырга йөри башладык әле. Авылга кергәннән матур-матур йортлар, алар янәшәсендәге аккошлар, чәчәкләр каршы ала һәркемне.
Авыл урамының бер өлешенә таш салынып, юл ремонтланды. ФАП төзелеп килә. Гомумән, авылның киләчәге барлыгын раслаучы факторлар көеклеләрне дә уратып узмый. Су коенырга бара торган җир дә бик уңайлы итеп эшләнгән. Балалар да мәш килә анда, өлкәнрәкләр дә күңел тынычлыгын судан тапкандай суның уртасына кереп, аркаларына ятып, ял итәләр. Читтән генә күзәткән кешегә кызык та, кызыгырлыкта монда.
Ләкин әлеге плотина янындагы куаклыклар арасында чүплек хасил булган. Ул ял итәргә килүчеләрне каршы алып, озатып кала. Көннән-көн чүбе дә арта кебек. Кемгә кирәк булды икән шушындый эш эшләү, үз артыңнан чүбеңне җыештырып тиешле урынга ташлап китү авыр микәнни? Шуны күреп күңел әрни.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев