Райондашыбыз Таһир Һадиев атнаның бер көнендә тирә-якны чүптән арындыру гадәтен кертергә тәкъдим итә.
"Бистәдә, район үзәгендә яки шәһәрдә яши торган гадәти гаилә билгеле бер көнне, иртән эшкә барыр алдыннан, 15-20 минут үзе яши торган тирәлекне чистартсын өчен берәр чара уйлап табарга кирәк. Мондый ысулларны куллану акча да таләп итми. Табигатьне саклауга кешеләрне никадәр күбрәк җәлеп итсәк, нәтиҗәсе дә шул кадәр күбрәк булачак" дигән фикердә райондашыбыз.
Нет комментариев