Шулай дими хәл юк инде монда, мәңгелек кыш булды бугай инде бу...
Ноябрьдә үк башланган кыш әле дә китәргә ашыкмый, инде җылыта гына дигәндә, суытып, янәдән карын яудырып куя... Инде күңел язны көтә... Гөрләвекләр акканын да күрәсе, сулар ташуын да ишетәсе, яз җылысына да кинәнәсе килә. Кара каргалар да кайтты, сыерчыклар да әзер йортларга оялады ... Ә яз һаман ялындыра... Шулай да, көндезләрен кояш нурлары ныграк төшкән урыннарда табигать үз көенә җанлана башлады үзе, тал песиләре дә күренгәли... Ялындырса-ялындырсын, хәере белән генә килсен берүк, язы да... Ил-көннәребез тыныч булып, язгы чәчүләргә уңышлы гына керешергә язсын.
Нет комментариев