Язның җылы көннәре әле берничә көн генә сөендерсә дә, Чаллыда талпан тешләүдән бер бала зыян күргән.
Талпан балага шәһәр читендә генә кадалган. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстан буенча идарәсе шәһәр читендәге урманнар гына түгел, ә барлык парклар да талпан һәм кимерүчеләргә каршы эшкәртелә, дип хәбәр итә «Интертат.ру» сайты.
Талпаннардан саклану чараларын күреп, зыян күргән очракта һичшиксез табибка мөрәҗәгать итәргә кирәклекне онытмасак иде.
Чыганак: intertat.ru
Нет комментариев