Республика юлларында бозлавык булачак.
Бүген, 11 февральдә, Татарстанда көньяктан килгән циклон йогынтысында һава шартлары үзгәрә башлый. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза "Татар-информ".
Республикада аязучан-болытлы һава торышы булачак. Төнлә бераз кар явуы ихтимал. Кайбер районнарда буран да чыгарга мөмкин, дип фаразлый Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге.
Җил көнчыгыштан уртача тизлектә исәчәк. Төбәк юлларында бозлавык хасил булачак.
Төнлә республикада һава температурасы -17…-22 градус, көндез -11…-16 градус булыр дип тәгаенләнә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев