Татарстанда төнлә температура минуска кадәр төшәргә мөмкин
Төрлесе

Татарстанда төнлә температура минуска кадәр төшәргә мөмкин

Бүген исә яңгыр көтелә

(Казан, 7 июнь, "Татар-информ"). Татарстан территориясендә кайбер урыннарда 8 июнь төнендә температура минус 1 градуска кадәр төшәргә мөмкин, дип хәбәр итә республиканың гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитны күзәтү идарәсе.

Бүген республиканың кайбер районнарында бераз яңгыр явуы көтелә. Температура 12-17 градус җылы тәшкил итәчәк.


һава торышы

Нет комментариев