Татарстанда югалган малайның мәете елгада табылган
Төрлесе

Татарстанда югалган малайның мәете елгада табылган

Алабуга районы Иске Юраш авылында бер бала югалганлыгы турында хәбәр таралган иде.

Бүген 6:50дә  Эзләү-коткару хезмәте отряды һәм Liza Alert волонтерлары белән берлектә эзләү барышында 2013 елны туган баланың мәете Юраш елгасы ярыннан табылган. Малай  егылып төшкән урыннан километр ярым түбәнгәрәк агып төшкән булган.  Баланың мәете хокук саклау хезмәткәрләре кулына тапшырылган.

Югалган малайны эзләү өчен 61 кеше, 11 берәмлек техника җәлеп ителгән.

Ватаным Татарстан


бала үлгән

Нет комментариев