Әтиебез, сине бик юксынабыз!
Төрлесе

Әтиебез, сине бик юксынабыз!

Шаулый урман,шаулый урман жилләр искәндә, Сагындыра туган яклар искә төшкәндә.


Ә бүгенге көндә без сине сагынабыз, Әти! Гармун телләренә баса-баса шушы җырны җырлап утырган вакытларыңны, үзеңне өзелеп сагынабыз, Әти. Әле дә булса һич күз алдыннан китмисең, өздереп уйнаган гармун тавышы ишетелсә, үзәкләр өзелә, гүя Аны Син тартасың...Шулкадәрле матур булып, шул моңлы уен коралын белән бергә уелып калгансың безнең күз алдыбызда Әткәй…

Балачактан да берничә истәлекне янартып үтәсе килә...

Иртәнге эңгер-меңгер вакыт булуга да карамастан, мин,әле сабый булсам да, йокыдан күземне ача алмаган килеш ашау өстәле янында утырган әтием янына киләм...иртәнге йокы никадәр генә тәмле булса да, иртән иртүк эшкә чыгып китәсе әтиемне дә күрмичә каласы килми, югыйсә караңгы төшмичә аны күрү юк. Әти исә үз чиратында бер дә авырсынмыйча, мине тезләренә ала да, эшкә ашыгу мәшәкатьләрен дә онытып үз җаена иртәнге ашны ашый бирә.
Белсәгез икән, әтием кочагының җылылыкларын! Балачак хатирәләреннән шунысыннан күркәмрәк күренеш бар микән...кич белән колхоз эшеннән әтиебез бары караңгы төшкәч кенә кайтып керә. Әгәр дә йокыга китмичә көтә алсаң, куян чәе белән торна күкәеннән торган күчтәнәчләр көтә үзеңне. Ул вакытта ук әтиебез көнне-төнгә ялгап эшләгән вакытларында безне - балаларны, үз тамагыннан өзеп куандырган!

Тора-бара, үсә төшкәч, эш арасына керә башлагач, әниебез исә кыз балаларны эш рәтенә төшендерсә, әтиебез ир-егетләргә һөнәр үзләштерергә ярдәм итте. Әтинең күз карашы - безнең өчен төп тәрбия иде. Нинди генә очрак булмасын,орышу яисә балага кул күтәрү булмады, без барысын да әтиебезнең куз карашыннан аңладык….

Әлеге балачак хәтирәләре безнен әтиебез, әти исеменә тап тошермәгән, чын кеше, чын ир -Галиев Харис Гариф улы хакында булды. Бу язманы мин ачы йөрәк ярсуы белән әтиебезне сагынуга көч таба алмаган мәлдә язам... чөнки әтиебез бүгенге көндә арабызда юк инде...инде менә ярты елга якын вакыт узса да, әти син кайтып килерсез төсле. Юк, юк, син мәңгелеккә китмәден, бары тик чираттагы дәвалану үтәргә генә киттең дип кычкырасы килә! Ләкин…

Тормышның рәхәт чорына җиткән мәлдә, җитеш, борчу-мәшәкатьләр бар да артта калган вакытта авыру әтиебезне аяктан екты. Ләкин беребезнең дә бирешергә исәп юк иде. Аяк өсте йөргән, безгә кулыннан килгән кадәрен ярдәм итеп йөргән чакта кисәк урын өстенә калу ай-һай авыр булгандыр әтибезгә! Берөзлексез больница юлларын таптау, берөзлексез эчкән дарулар, укол-системалар-барысы да әти башыннан узды.Бер яктан авыру әтиебезнен үзәгенә үтсә, икенче яктан, безнен "Әти, әйдә, тырыш инде, аякка басырга кирәк" дип ялваруларыбыз эзсез булмагандыр.
Бу чорда аның янында, үзе дә чарасызлыктан нишләргә белмәгән әниебез терәк булды. Көне буе янында бөтерелеп йөреп, әтиебезне кашыктан ашатып эчертте, бик авыр вакытлар иде безнен гаилә өчен. Әтиләр еламый диләр, ләкин әтиебезнең бирешергә теләмичә, авыртуларга чыдый алмыйча елаган вакытлары бик күп булгандыр мөгәен. Ләкин ул аны безгә күрсәтмәде, бервакытта да зарланмады, киресенчә безне көлдерер иде, һаман шаярды. Бу вакытта да әтиебез безгә чын сабырлык үрнәген күрсәтте. Ләкин ни генә булмасын, әтиебез аякка басты. Белсәгез иде ул вакытта ничек куанганнарыбызны, әйтерсең,сабый бала тәүге адымнарын атлый. Инде шатлыктан Аллага шөкер дип йөргән мәлдә, һич көтмәгәндә әтиебез күзләрен мәңгегә йомды...

Үзен киттен, ләкин өйдә син бар әле,

Аерылсак та миңа һаман син яр әле.

Үзен киттең, ләкин яңгырап сүзен калды…


Әйе,әтиебез безнең яныбызда булмаса да, өйдә әле аның сузе бар. ул өйрәткәннәр, биргән киңәшләр әле дә безнең белән. Әтиебез безгә әни белән бергә бу дөньяда бернинди бәягә дә сатып ала алмыйм торган дөрес тәрбияне - хезмәт сөюне, намуслы булуны, кешелеклелек сыйфатларын өйрәтеп калдырды. Яраткан әтиебез һәм әниебез аркасында гына без бүгенге көндә һәр 10 бөртегебез дә үзара дус яшибез, югалып калмадык, һәркайсыбыз үз тормыш юлын тапты. Моның өчен без аларга гомер буе бурычлы! Алла боерса, бу дөньяда яшәү дәверендә Галиев Харис белән Наилә балалары дигән исемгә тап төшермичә яшәргә тырышырбыз.

Инде шушы язманын азагында рәхмәт сузләре дә әйтеп үтәсе килә. Әтиебез үлгәч кайгы уртаклашкан, ярдәм иткән барлык кешеләргә - авыл халкына, туганнарга, дусларга барыгызга бик рәхмәт! Инде әтиебезне соңгы юлга озатканда кешенең күплегенә шаккатырлык иде.Әтиебезне хөрмәт итеп килгәненгез өчен аеруча рәхмәт, Ходай Тәгалә үзегезгә мең өлеше белән кайтарсын эшләгән яхшылыкларыгызны. Яраткан әниебезгә зур сабырлыклар теләп калабыз,без һаман синең янында, сиңа терәк булырбыз Алла боерса!.
Ә кадерле әтиебезнең урыны ожмахта булсын иде, амин! Сине бик яратабыз һәм бик юксынабыз, әти….
Галиевлар гаиләсе
Кариле авылы
Фото: yandex.ru/

250

Нет комментариев