Тирә-юнебезгә битараф булмаучылар рәхмәтләрен җиткерәләр (фото)
Төрлесе

Тирә-юнебезгә битараф булмаучылар рәхмәтләрен җиткерәләр (фото)

Бистәбездә урнашкан «Каймак» кибете каршында бик матур агачлык урнашкан, аны заманында мәрхүм тормыш иптәшем Фәрит утырткан иде. Ә бүгенге көндә «Балтач сөт-май комбинаты» хезмәткәрләре агачларны карап, корыган ботакларын кисеп, кәүсәсен агартып торалар.

Әлеге эшне оештырган җитәкчеләргә дә, эшләгән кешеләргә дә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә. Аллаһы Тәгалә эшләрендә уңышлар насыйп итсә иде, дип хәбәргә чыкты Нурия Сабирова.

250

Нет комментариев