Әтнә урамнары яшәрә (фото)
Төрлесе

Әтнә урамнары яшәрә (фото)

Юлларның кадере аеруча беленә торган фасыл - көз җитте. Хәзер күп авылларда кешеләр пычрак ерып йөрүдән азат, чөнки үзара салым акчасына иң беренче авыл урамнарына вак таш түшәлә.

Пыжмара авыл җирлегенә кергән Әтнә авылында да беренче эш итеп авыл урамнарын тәртипләүне максат итеп алганнар.

- Өченче ел рәттән үзара салым акчаларын авыл урамнарын төзекләндерүгә тотабыз. Беренче елны үзара салым акчасының суммасы 200 булса, ә соңгы ике елда 500әр сумнан җыйдык. Әтнә авылының һәр урамына, һәр тыкрыгына таш салынды. Быел исә Комсомол урамында 504 метрга ташлы ком катнашмасы (ЩПС) җәйдек, - ди авыл җирлеге башлыгы Рафил Җәләев.

250

Нет комментариев