Россиядә каланчаларның нурланышын катгый контрольдә тотачаклар.
Мобиль элемтәнең яңа буыны 5G бик зур мөмкинлекләр бирәчәк һәм сәламәтлек өчен куркыныч түгел. Бу хакта онлайн-эфирда ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте
«Нурланыш чыганагы дип борчылырга кирәкми, чөнки Рәсәйдә нурланыш нормалары дөньядагы иң катгыйларның берсе. Әгәр Скандинавия илләре белән чагыштырып карасак, кәрәзле элемтә нурланышы нормасы бездә 10 тапкыр катгыйрак һәм АКШ белән чагыштырганда тагын да күпкә катгыйрак. Саннарда бу - 1 кв. метрга 10 микроватт», - дип билгеләп үтте Хәйруллин.
Хәзерге вакытта Татарстанда 5G каланча юк, дип искәртте Хәйруллин.
Тулырак: ТИ
Нет комментариев