Төркиягә барсаӊ, ашыӊны ашап бетермичә урыныңнан кузгалма...
Төрлесе

Төркиягә барсаӊ, ашыӊны ашап бетермичә урыныңнан кузгалма...

Социаль челтәрләрдә Төркиянеӊ бер отелендә Россиядән килгән ял итүчеләргә, ашларын ашап бетермәгән очракта штраф салу белән куркытуларын язалар.

Швед өстәле формасында тукландыруны оештырган бу ял итү урынында, алынган ашауныӊ яртысыннан артыгы тарелкада ашалмыйча калса, 10 доллар күләмендә штраф салачаклар. Бу турыда язган хәбәр астына, бик күпләр, «дөрестән дә ризык тиешенчә генә алынырга һәм җитмәгән очракта кабат алу мөмкинлеге бар бит», дип үзләренеӊ фикерләрен белдерәләр. Бу турыда хәбәр таралгач, отельдә бу катгый чара юкка чыгарылган. Безгә, кечкенә вакытта, ашап бетермичә өстәл яныннан кузгалырга рөхсәт юк иде, бәлки бу очракта да шушындый тәрбия чарасын кулланырга кирәктер.

250

Нет комментариев