Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Түбән Камада канализация люкларын тикшерәләр

Люкларның торышын тикшерү көндәлек режимда үткәрелә

Түбән Каманың административ-техник инспекциясе канализация люкларының торышын тикшерә.

76 нчы балалар бакчасы янындагы эшләрне тиз арада башкарырга кирәк. Коеларны һәм теплокамераларны тикшерү барышында биредә люк капкачы шартлаган хәлдә тапканнар. Шәһәр халкы өчен ул куркыныч түгел, чөнки ул нык материаллардан эшләнгән. Әмма мондый хәл челтәрләргә хезмәт күрсәтүгә комачауларга мөмкин.

Иске коены алганнан соң, эшчеләр яңа терәк боҗра урнаштыралар, коены монтажлыйлар һәм участокны герметиклаштыралар. Бу очракта күрше коеларның янәшәләре дә җимерелгән – аларны шулай ук грунт, кар һәм яңгыр сулары җылылык камерасына эләкмәсен өчен торгызганнар.

Люкларның торышын тикшерү көндәлек режимда үткәрелә. Әгәр дә сез ярык капкач яки ябык булмаган кое тапсагыз, бу хакта 35-10-72 телефоны буенча хәбәр итәргә мөмкин.

НТР24

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев