Бәрәңгеләрне казып-җыеп саклауга салдык, хәзер инде рәхәтләнеп ашыйбыз.
Ашыйбыз кыздырып та, мичтә тәгәрәтеп тә, боламык ясап та. Инде болай пешереп ашауның тәменә авыз ияләнгән, ә менә учакта пешкән – күмергә күмеп яки чиләккә салып пешкәненең тәмен алда пешкән берсе белән дә чагыштыра торган түгел.
Шушы көннәрдә күрше-тирә белән без дә көлгә дә пешереп ашадык, бик тәмле булды.Ә сез быел көлдә бәрәңге ашадыгызмы әле?
Нет комментариев