Гаиләдә «армиягә бармый калу» турында сүз булмаган.
«Данил ноябрьдән армиядә. Менә Саратов шәһәренә «учебка»га киттеләр. Балаларыбыз исән-сау булсыннар, имин юллар, исән-сау әйләнеп кайтсыннар», – дип язган җырчы Лилия Муллагалиева социаль челтәрләрдә.

Лилия сүзләренчә, гаиләдә «армиягә бармый калу» турында сүз булмаган. Данил Казан кооператив техникумның юридик бүлеген тәмамлаганнан соң, таможня эше буенча укырга кергән. Армиядә хезмәт итеп кайту Данилга бу юнәлештә эшләү өчен дә кирәк.
Ул армиядә 2 ел контракт буенча хезмәт итәчәк.
Фото: Лилия Муллагалиеваның социаль челтәреннән алынды.
Нет комментариев