Ильвир Мөбарәк улы Фәтхетдинов районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе итеп билгеләнде.
Ул 1978 елның 15 июнендә Яңа Салавыч авылында туган. 2006 елда В.И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетын тәмамлаган (юриспруденция, юрист). Армия сафларында булып кайтканнан соң, Балтач сөт-май комбинатында, Татарстан Республикасы буенча дәүләт теркәве, кадастр һәм картография Федераль хезмәте Идарәсенең Балтач бүлегендә эшли. Быелның 9 июленнән районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе итеп билгеләнде.
Нет комментариев