Яңгыр ташны юып төшергән...
Төрлесе

Яңгыр ташны юып төшергән...

“Арбаш авылында асфальт юллар начарайды, аларны төзекләндерү чарасы итеп, чокырларга вак таш салдылар.

“Арбаш авылында асфальт юллар начарайды, аларны төзекләндерү чарасы итеп, чокырларга вак таш салдылар. Ул таш ике көн дә тормады, яңгыр белән юылып, озын канаулар барлыкка килде. Таш урынына асфальт салсалар әйбәт булыр иде”, дип язалар безгә.

Бу хат уңаеннан Карадуган авыл җирлеге рәисе Шамил Низамиевка шалтыраттык. “Бу юл безнең баланста түгел, аның белән юллар идарәсе шөгыльләнә. Юл мәсьәләсендә тиешле органнарга инде күптән хатлар юлланды, көтәбез”, дип җавап бирде ул.

Хөрмәтле юлчыларыбыз! Әлеге хатны игътибарсыз калдырмасагыз иде. Арбаш юлына таш урынына асфальт салсагыз, әйбәт булыр иде.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


юллар

Нет комментариев