Төрлесе

Өйдә рәхәт күрәсең

2 нче март көнне ирекле халык дружинасы буларак рейдка чыктык.

Кичке сәгать 9-10 тирәсе. Балтач мәдәният үзәгендә ут юк, бикле. Карадуганга киттек, мәдәният йорты ачык, әмма яшьләр юк диярлек. Соснага мендек, Мәдәният йортында йозак. Урамнарда тынлык. Нормадагы кафеда гына бераз кеше бар иде. Балтачтагы кафелар буш диярлек. Кайсы бикләргә җыена, кайсы инде бикләп кайтып киткән. Халык ял көннәрен өйләрендә үткәрергә ярата икән дигән нәтиҗәгә килдек.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


250

Нет комментариев