Хезмәт

Балтач районы

16+
Төрлесе

Юл кыйссасы

Казанга барганда, машинада үзем генә булганда юлда җай чыкса, юл чатында кул күтәргәннәрне калдырмаска тырышам. Беренчедән, мәктәпкә 7 ел 6 чакрым йөреп укыганлыктан, юлда җәяүлене күрсәм, шул вакытлар искә төшеп, күңел үзгәрә. Икенчедән, иптәш булса, ул әле сөйләшергә дә яратса, озын юл да кыскара.

Менә соңгы баруымда да юл чатында кул күтәргән урта яшьтәге хатынны күргәч, туктарга булдым. Казанга кадәр баруы икән. Машинаның арткы утыргычына кереп урнашканнан соң, «анда нишлисез?», дигән сорауга җайлап сөйләп ките:
- «Бу тормышта үзгәрешләр үзеннән-үзе килеп чыга икән. Мин дә 45 яшемне тутырып, 20 ел авылда торганнан соң, шәһәр тормышы белән яшәрмен дип уйламаган идем. Яшәү дә түгел инде ул, атнаның 3 көне авылда, 4 көне шәһәрдә уза. Мәктәпне тәмамлагач Казанда пешекче профессиясен алдым, әмма бер көн дә повар булып эшләмәдем. Казанга кире китәрмен, дип авылга ялга кайткан җирдән, әллә кайда йөрисең юк, әнә кирпич заводы, кер дә эшлә, дип әни кырт кисте. Тыңламыйча булмады, шулай итеп авылда калдым. Ике елдан кияүгә дә чыктым. Ике бала үстердем. Заводта кирпеч сугып гомер үтте инде. Элегрәк эшләп торганда, акчасы да була иде, түздек инде. Безнең кирпечне алмый башлагач, дөньялар үзгәрде, китәсе булды.
Башта өйдә торылса да, яшәргә акча кирәк бит, танышлар Казанга эшкә барырга тәкъдим иттеләр. Эшләп кенә карыйм, дип тотынган идем, биш ел гомер узган да. Инде менә кызым үзем белән Казанда, бергә квартира снимать итеп торабыз, кыйммәткә чыкса да түзәрлек. Үзе генә торса, барыбер аңа да түләргә кирәк булыр иде. Әле ашау расходы бар, кайда, нишләп йөри икән, дип борчылып торасы да юк.
Малай 10 класста укый, әтисе белән тора. 3 көн эчендә ашарларына әзерлим, керләрен барысын юып, үтүкләп куям. Иптәшем баштарак кабарга бик яратса да, соңгы елларда хәйран киметте, сәламәтлеге дә бик әйбәт түгел шул. Группада, җәй көне чакырсалар, колхозга эшкә чыккалый, калган вакытты өйдә. Терлек асрыйбыз, кош-кортлар да күбрәк аның остендә инде. Эшем шул пешерү белән бәйле, смена буе аяк өстендә, ардыртса да, түзәсең. Кайчанга кадәр шушылай эшләп йөрермен, әйтә алмыйм».

Юлдашым тәрәзәгә карап, юл буенча арттан йөгергән куакларга карап, сүссез калды. Аның күңелендә нинди уйлар оере уйнагандыр, әйтә алмыйм. Бу тынлыкны бозарга Казанга барып җиткәнче мин дә бозарга җөрьәт итмәдем. Дербышкида машинадан төшеп калгач, арткы көзгедән, бу апаның ашыга-ашыга китүе, тормыш дөрестән дә күпкырлы, гаҗәп катлаулы булса да, яшәргә тырышырга кирәклеген исбатлый сыман.
Фото: livejournal.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250