Зар елатып киттең, Нургаян...
Язның иң матур, иң ямьле 13нче май көне безнең гаиләгә ачы хәсрәт, олы кайгы алып килде.
Ул көннәрдә бөтен авыл, умарта оясыдай, гөж килде. Аның үлеменә берәүнең дә ышанасы килмәде. Соңгы юлга озатырга килгән халык ташкын булып агылды. Һәркем аннан күргән яхшылыкны, игелекне күз яшьләре белән сөйләп, аңа рәхмәт укыдылар. Җәмгыятебез җитәкчесе Илһам Мансур улының шундый сүзләре бар: «Нургаян абый үзе исән чакта ук халык күңелендә үзенә һәйкәл салды!» Әйе, бик мәгънәле, хак сүзләр һәм аның хезмәтенә олы бәя бу.
Югалту кичергән авыр көннәрдә безнең гаиләбезгә терәк булган авылыбыз җитәкчеләре, мәчетебез мөтәвәллияте, авылым халкы, улларым-киленнәрем эшләгән коллективлар, туганнар, күршеләр, хезмәттәшләрем, балаларым, сезнең һәркайсыгыз алдында баш иеп рәхмәт әйтәмен. Зур рәхмәт сезгә булганыгыз өчен, булышканыгыз өчен. Барыгызга да саулык-сәламәтлек, иман байлыгы, җан тынычлыгы телим.
Ә синең кадерлебез! Авыр туфрагың җиңел булсын. Сагынырбыз, юксынырбыз сине. Исән чакта урының түрдә, үз урыныңда булды, хәзер инде күңелебез түрендә булырсың.
Мәрхүмнең хатыны Асия,
Смәел авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев