Үзара салым үзен аклый
Дүртенче ел рәттән республикада гражданнардан үзара салым җыю системасы эшләп килә. Район бу кампаниядә быел өченче тапкыр катнашты. Алда тагын референдум көтә.
- Илдар Дамирович, Балтачыбыз елдан-ел матурлана, зурая, заманча төсмер ала. Биредә үзара салым акчасының ярдәме бик зур дип әйтергә кирәк. Кабатлану булса да, алдагы елларда җыелган әлеге акчаларга бистәдә ниләр эшләнде?
- Районыбызда өченче ел рәттән үзара салым акчасы җыелды, шул исәптән Балтач шәһәр җирлегендә дә. 2014 елда үзәктә "Балтач" ял паркын булдырдык. Халыктан 1 млн 365 мең 800 сум жыелды, республика биргән өлеше 4 млн 933 мең 600 сум булып, барлыгы 6 млн 299 мең 400 сум акча тупланды.
2015 елда жыелган акчага яңа зират төзү бурычы куелган иде.Халыктан 751мең 600 сум акча җыелды, дәүләттән кайтканы 2 млн 898 мең 400 сум булды. 3 млн 266 мең сум акчага Ялтра астында 10 га җирдә зират төзелде, шуның 8 гектары мөселманнарга, 2 гектары христиан динендәгеләргә бүленеп бирелде. Аерым керү, чыгу капкалары ,зират йортлары һәм беседкалар эшләнде.
2016 елда халыктан 1 млн сум акча җыелды, дәүләт 4 млн акча бирде. Әлеге акчаларга "МДСУ-1" оешмасы тарафыннан тротуарлар салынды
- Бистәдә әле салынмаган тротуарлар шактый калды. Булганнарының да хәле аяныч. Аларның язмышы хәл ителәчәкме?
- 2013 нче елның ноябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гражданнардан җыелган үзара салым акчасына 1 гә 4 нисбәтендэ Хөкүмәттән өстәп түләргә дигән карарын үз көчендә калдырды. Район югарылыгында сөйләшүләр булганнан соң үзара салым акчасын җыюны быел да дәвам итәргә булдык. Димәк, эшләнәсе эшләр ярты юлда калмаячак.
- Димәк, алда тагын референдум көтә. Аны уздыру вакыты кайчанга билгеләнгән?
- Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы ассоциясенең карары нигезендә республикабыз районнарының барлык җирлекләренә дә референдумнар 20 ноябрь көнне үткәреләчәк. Шул исәптән «Россия Федерациясенен үзидарә органнарының гомуми принциплары турында законы һәм Татарстан Республикасының «Татарстанда үзидарә турында законы һәм шәһәр тибындагы Балтач бистәсенең Уставы нигезендә бистә җирлегендә ябык - яшерен тавыш бирү юлы белән референдум уздыру турында"гы Балтач Советының һәм Балтач бистәсе башлыгы Рамил Нотфуллинның карары кабул ителәчәк.
- Һәм анда нинди сорау күтәреләчәк?
- 2016 елда 18 яшькә җиткән авыл җирлегендә яшәүче кешегә 400 сум күләмендә үзара салым кертүгә ризамы һәм кергән акчаларны Балтач бистәсендә җәяүлеләр йөри торган тротуарларны төзүгә һәм җирлектәге күперләрне төзекләндерүгә ризалык бирәсезме?дигән сорау булыр дип көтелә.
- Кайсы урамнарда тротуар салу эше планлаштырыла?
- Каенлык урамыннан алып "Факел" яшүсмерәр клубына кадәр, Ленин урамының уң ягыннан 4 номерлы балалар бакчасыннан алып "Хезмәт" редакциясенә кадәр, Кави Нәҗми урамы буйлап мәктәпкә кадәр тротуарлар эшләнәчәк.
- 20 ноябрьдә узачак референдум ничә участокта үтәчәк?
- Референдум 4 сайлау участогында үтәчәк. Катнашучылар саны - 6605.
- Үзара салым акчасыннан кемнәр азат?
- Үзара салым акчасын җыюдан Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм 1 төркем инвалидлар гына азат ителә.
- Әлеге акчаларның тотылышын кем исәптә тота?
- Җыелган үзара салым акчаларының максатчан тотылышын Балтач муниципаль районының контроль-счет палатасы контрольдә тота, шулай ук барлык финансларның туплануы, кайда күчерелүе Республика Казначылыгында һәм Республика финанс министрлыгында он-лайн режимла күренә.



Әңгәмәдәш - Гөлзидә Газизуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев