Центральные новости

Илһам Шакиров вафат булган

Бу хакта "Татар-информ"ның үз чыганаклары хәбәр итте.

Татарстанның халык җырчысы Илһам Шакиров вафат булган. Бу хакта "Татар-информ"ның үз чыганаклары хәбәр итте.

Татар халкының легендар җырчысы Илһам Шакиров озакка сузылган көчле авырудан соң 84 яшендә бүген 16.00 сәгатьтә вафат булды.

Илһам Шакировны җирләүне оештыру буенча хөкүмәт комиссиясе оештырылды. Аны ТР премьер-министры Васил Шәйхразиев җитәкли. Беренче утырыш бүген 18.00 сәгатьтә булачак.

Татарстан һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакиров 1935 елның 15 февралендә Татарстан АССРның Сарман районы Яңа Бүләк авылында тимерче гаиләсендә туган.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/01/16/178936/

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


илһам шакиров

Нет комментариев