Җинаять эше ачылган, тикшерү алып барыла
Казанда тикшерүчеләр Рәүис Гәрәев урамында эшче-ташчы һәлак булганнан соң җинаять эше ачты. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте, дип яза Татар-информ.
Фаҗигале очрак 26 мартта булган. Ташчы төзелә торган бинаның җир асты парковкасына илтүче ачык вентиляция ярыгына егылып төшкән. 37 яшьлек ир-ат алган җәрәхәтләрдән ашыгыч ярдәм килгәнче вафат булган.
Җинаять эше ачылган, тикшерү алып барыла.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев