Янгын микродулкынлы мичтәге кыска ялганыш аркасында чыккан дип фаразлана
Чаллыда Хөсәен Ямашев урамындагы күпкатлы йортларның берсендә янгын чыккан.
«Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, өченче каттагы фатирда киемнәр һәм җиһазларга ут капкан.
Янгын сүндерүчеләр 70 яшьлек хатын-кызны коткарган. Ул агуланган, аны кома хәлендә хастаханәгә яткырганнар.
Янгын микродулкынлы мичтәге кыска ялганыш аркасында чыккан дип фаразлана.
Нет комментариев