Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
"Хезмәт" ("Азьлане") газетасына языл!

Авыл үзенең Батыры белән хушлашты...

Авылдашыбыз, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган, Рөстәм Нәкыйповның гаиләсенең, туганнарының, дусларының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аларга күркәм сабырлык телибез!

Без аның табылуын, хәбәргә чыгуын бик озак көттек... Өметне өметкә ялгап, чын мәгънәсендә могҗизага ышанып яшәдек. Көннәрдән беркөнне шалтыратыр да, сабыр гына, үзенең ник озак югалып торганын әйтер кебек иде... иде... иде...

Кызганыч, йөзләгән йөрәкләрнең өмет кылын өзеп аяусыз хәбәр... Кайта... Кайтаралар...

Кайтты... Анда да, башта, Хаҗ гамәлен кылучы әтисенә "хәбәр итеп", рөхсәт белән... Иманлы, инсафлы, гаилә җанлы бала башкача эшли дә алмыйдыр...

Тормышны, әти- әнисен, туганнарын яраткан, кешеләргә ихтирамлы, ягымлы, укымышлы- дүрт телне камил дәрәҗәдә белгән, эш урынында хөрмәткә лаек булган, гадел авылдашыбыз бүген юк...

Авылдашыбыз, махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган, Рөстәм Нәкыйповның гаиләсенең, туганнарының, дусларының авыр кайгысын уртаклашабыз. Аларга күркәм сабырлык телибез! Мондый хәсрәтне башка күрергә язмасын.

Илгә Батыр үстергән Ана!
Яраң никадәр тирән икәнен аңлыйбыз... Улың өчен, аның батырлыгы өчен, үзеннән соң искә алып сөйләрлек яхшы сыйфатлары өчен мең рәхмәт сиңа...

Илгә Ул үстергән Ата!
Догаларың, аталарча кайгыртуың, авыр кайгы килгәндә дә нык булуың өчен рәхмәт сиңа... Без сезнең алда баш иябез...

Ил өчен яратканын сугыш кырына озаткан Ханым! Ныклыгың, сабырлыгың, нәсел дәвамчысы тәрбияләвең өчен мең рәхмәт.

Авыл үзенең Батыры белән хушлашты... Күз яшьләре мөлдерәп- мөлдерәп ташты... Үз туфрагыбызга кайтуыңа шөкер итәбез... Ничә айлардан бирле тынычлык тапмаган җаның догага сусаган булгандыр... Шөкер, дога кылучыларың бар...

Хуш... Бәхил бул... Сау бул... Тыныч йокла, авылдаш! Урының җәннәтнең түрендә булсын... Без әле сине бик сагынырбыз...

#ШатКөшкәтбаш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

5

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев