Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юбилейлар белән котлау

«Рәхәтлек картлыгыма калган»

Кили авылында яшәүче тыл ветераны Мөслимә Ганиева 90 яшьлек олуг юбилеен балалары, онык-оныкчыклары кадер-хөрмәтендә каршы ала.

– Гомер буе тырыш хезмәт белән яшәдек. Яшьлегебез шундый заманга туры килде. Барлык рәхәтлек картлыгыма калган икән, – дип каршы алды безне юбиляр.

Мөслимә апа тумышы белән Пүскән кызы. Алар гаиләдә өч кыз туган үсә. Кызганыч, бүген сеңелләренең берсе вафат, берсе Казан шәһәрендә яши икән.

Мөслимә Ганиева бик бәхетле әни һәм бик кадерле әби булып гомер итә.

– Бүген инде барыбыз да үзебез әби-бабай, әмма әниле булып яшәүләргә ни җитә? Хәлен белергә үзебез җитешмәсәк, хәл белергә әни үзе кереп җитә,  – дип елмая олы улы Рашит.

Рашит абый төп нигез күршесенә генә йорт салып башка чыккан. Үзе әйткәнчә, бер ишегалдында яшиләр.

– Әти-әни яшьлекләрендә бик авырлыклар белән яшәгәннәр, әмма безгә матур тәрбия биреп, туган җанлы булып яшәргә өйрәтә алганнар. Барысы өчен дә рәхмәт аларга. Әтиебез Әхмәтгали, кызганыч, 2003 елда вафат булды. Алар 48 ел парлы тормыш юлы үтеп, дүрт бала тәрбияләп үстерделәр. Әниебезнең бүгенге көндә 10 оныгы, 17 оныкчыгы бар. Әле озак еллар безнең кайгыртуны тоеп, муллыкта, сызлануларсыз яшәсен иде әниебез, – дип изге теләкләрен ирештерде Рашит абый.

Бәхетле ана да балаларының миһербанлы булуларына сөенеп туа алмый. Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, ди бит халык мәкале. Мөслимә апа белән Әхмәтгали абый үзләре дә бик хөрмәтле кешеләр булганнар.

Мөслимә апа яшь чагында Пүскән фермасында биш ел сарыклар тәрбияли, кияүгә чыккач, Кили амбарында хезмәт куя. Иң авыр хезмәтләрнең берсе булган агулау эшендә дә эшли Мөслимә апа.

– Тормышларымнан бик канәгатьмен. Шушы муллыклар, рәхәтлекләр гомерле булсын. Елларга тынычлык биреп, һәркем бәхетле яшәсен, – дип тели юбиляр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 90 яшьлек олуг юбилей