Без хәтерлибез, без горурланабыз!
2 февраль көнне районыбызның Геройлар аллеясына ватанпәрвәр райондашларыбыз җыелды. Биредә Сталинград янындагы коточкыч сугышларда һәлак булганнарны искә алу көне билгеләп үтелде.
Сталинград сугышы геройларының исеме мәңгегә безнең йөрәкләрдә! Бу истәлекле көнне без онытмаячакбыз, буыннан-буынга тапшырачакбыз.
Без хәтерлибез, онытмыйбыз, горурланабыз!
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев