Рөстәм Миңнеханов республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады

Гаиләләр төрле була, әмма гаилә бәхете рецепты барысының да диярлек бертөсле: бер-береңне ярату һәм барлык проблемаларны бергә хәл итү, дигән Татарстан Президенты.

Гаиләләр төрле була, әмма гаилә бәхете рецепты барысының да диярлек бертөсле: бер-береңне ярату һәм барлык проблемаларны бергә хәл итү. Бу уңайдан Instagram социаль челтәрендәге битендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкын Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлаган.

«Гаилә – һәр кеше тормышында иң мөһиме. Гаиләләр төрле була, әмма гаилә бәхете рецепты барысының да диярлек бертөсле. Иван Васильевич һәм Анна Прохоровна 60 елдан артык мәхәббәт һәм татулыкта яши – ике кыз тәрбияләп үстергәннәр, хәзер оныкларына һәм оныкчыкларына сөенеп яшиләр. Аларның тормышы Түбән Кама белән тыгыз бәйләнгән – Иван Васильевич яңа шәһәр салуга килгән төзүчеләрнең беренче отряды составында була», - дигән Президент.

«Шул ук – бер-береңне ярату һәм барлык проблемаларны бергә хәл итү рецепты Балтач районыннан биш бала әти-әнисе булган Фирая Муллаҗан кызы һәм Булат Бакый улы Зыятдиновлар гаиләсендә дә. Казаннан Хафизовлар гаиләсе әле яшьрәк, әмма алар өчен дә гаилә нигезендә – ышаныч һәм үзара ярдәм тора», - дип өстәгән Рөстәм Миңнеханов.

Котлау ахырында Татарстан Президенты чын мәхәббәт кешеләрне чын-чынлап бәхетле итә, дигән һәм барысына да бер-берләрен хөрмәт итеп, гаилә бәхетен саклауларын теләгән.

8 июльдә Россиядә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу көнне Рус Православие Чиркәве элек-электән Русьтә гаилә һәм никахны яклаучылар дип саналган изгеләр кенәз Петр һәм княгиня Феврония Муромскийларны искә ала. 2008 елдан бәйрәм гомуммилләт дәрәҗәсендә билгеләп үтелә.

Фото: tatarstan.ru

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


бәйрәм Рөстәм Миңнеханов бәйрәм котлавы мәхәббәт Гаилә Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне тугрылык

Нет комментариев