Тирең тамган җирдә генә бәхетле була тормыш
Балтачта ел да көтеп алынган вакыйга — алдынгылар слеты узды.
Бәйрәм чарасында һәр тармакның алдынгы хезмәткәрләре — үз һөнәренең остасы булган терлекчеләр, шофер-механизаторлар, авыл хуҗалыгы белгечләре, сәламәтлек, мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре һәм башка бик күп һөнәр вәкилләре сәхнә түренә күтәрелде. Аларга республикакүләм һәм район башлыгының рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бу вакыйга хезмәт ияләренең казанышларын һәм район үсешенә керткән өлешләрен зурлауның ачык бер мисалы булып тора.
Хезмәт алдынгыларын район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Премьер-министры урынбасары — икьтисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов һәм башка күп кенә мәртәбәле кунаклар тәбрикләде.
— Районның мөмкин-лекләре зур, халкы тырыш, киләчәктә дә яуланган данны югары тотарсыз дип ышанам, — дип хезмәт алдынгыларын сәламләде Мидхәт Рәфкать улы.
Көне-төне кырларда, терлекчелек комплексларында, авыл җирлекләренең төрле оешма-учреждение-ләрендә, административ идарә итү тармакларында эшләүче иң булган, иң уңган хезмәткәрләрне котлар өчен сәхнәгә күтәрелгән мактаулы кунаклар арасында райондашларыбыз ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов һәм Россиянең табигатьне саклауга күзәтчелек итүнең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе, Балтач якташлар җәмгыяте рәисе Фаяз Шакиров та бар иделәр.
Терлекчеләрне бүләкләр өчен сәхнәгә күтәрелгән Алмаз Габдерәүф улы: «Туган районымның уңыш бәйрәмендә катнаша алуы-ма мин чиксез шатмын. Балтачның терлекче, игенчеләренең хезмәтләре чыннан да бик югары бәяләрлек. Биредә нинди уңган, булган, булдыклы, тырыш халык яшәгәнен белер өчен алар белән эшләп карарга һәм алардан читкә барып та эшләп карарга кирәк. Шул чакта Балтач халкының уңганлыгына тагын бер кат инанасың. Күрсәткечләргә килгәндә, авыл хуҗалыгын сөт савудан башка күзалдына китереп булмый. Район хезмәтчәннәре тырышлыгы белән бер көнгә 400 тонна сөт савып алуга ирешелде. Әлбәттә, бу саннар артында бик күп кешенең тырыш хезмәт нәтиҗәсе тора. Балтач халкы күмәк хуҗалыкларын түкми-чәчми, бөртекләп саклап килгән район. Шушы уңышларыгыз тагын да үсеп, дәвамлы булсын. Без Балтач халкыннан тагын да зуррак күрсәткечләр көтәбез. Рес-публика җитәкчеләре Балтач терлекчеләреннән тәүлегенә 500 тонна сөт савуны көтә һәм якын-тирә вакыт аралыгында бу максатка да ирешерсез дип ышанып калабыз. Барыгызга да уңышлар, ныклы сәламәтлек телим, якташларым».
Авыл хуҗалыгының төрле тармак алдынгыларын котлау өчен сәхнәгә чакырылган Фаяз Фәнил улы сүзен балачак хатирәләреннән башлап җибәрде.
— Без авылда үскән малай буларак, уңыш бәйрәменең дәрәҗәсен кечкенәдән аңлап, анда үзебезнең дә эләгәсе килеп үстек. Бу бәйрәм үткәрелгән көнне алдынгы апа-абыйларны автобус белән район үзәгенә алып китәләр иде. Алар кайтканны түземсезләнеп көтеп, аларның сөйләгәнен игътибар белән тыңлап утыра идек. Кечкенә чактагы хыялым тормышка ашты бит, мин дә хәзер районыбызның алдынгылар бәйрәмендә катнаша алам, чакыруыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Балтач районы элек-электән хезмәт сөючән халкы белән данлыклы. Икътисад, сәнәгать, авыл хуҗалыгы өлкәсендә ирешкән уңышлары белән дан казанган район ул. Районыбыз ел да үсештә һәм монда район халкының хезмәтенең нәтиҗәсе зур. Туган районыбыздан чыгып китеп, читтә яшәсәк тә, без әле дә район белән бер дулкында яшибез. 2025 ел һәркайсыгызның гаиләсенә бары тик шатлыклы, сөенечле вакыйгалар гына алып килсен иде, — диде Фаяз Шакиров.
Бәйрәм тантанасы алдынгыларны бүләкләү, хезмәт кешесенең хезмәтен хөрмәтләү, җыр-бию, ялкынлы чыгышлар белән үрелеп барды. 2024 ел нәтиҗәләре буенча үткәрелгән алдынгылар слетын районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин тәмамлап, залда утыручыларга гына түгел, районыбызның киләчәге өчен дип тырышып хезмәт куйган һәркемгә мөрәҗәгать итте: «Безнең шатлыклы вакыйгабызны уртаклашкан һәркемгә зур рәхмәт. Бу залдагы районыбызның иң-иң хезмәт сөяр алдынгыларын хөрмәтләп, бүләкләп уздык. Сүз дә юк, районыбызда алдынгылар бу залга гына сыярлык түгел, алар бик күп. Районыбыз халкының һәрберсе тырышып, булдырып хезмәт итәләр. Форсаттан файдаланып, районыбызның бүгенге халәтен булдыру өчен зур көчләрен куйган хезмәт ветераннарына һәм район халкына ихлас күңелдән зур рәхмәтләремне ирештерәм».
Язмабызны алып баручыларның сүзләре белән тәмамлыйсы килә: «Җәмгыять нинди генә сәяси кыйблаларга атласа да, нинди генә үзгәреш-тетрәнүләр кичерсә дә, аның яшәешенең нигезе — хезмәттә. Җирне бизәгән, яшәешне изге һәм мәгънәле иткән, тереклекне сүндермәгән нәрсә — ул хезмәт!».
Райондашларыбызның хезмәт нәтиҗәсен бу көнне саннарда гына күреп калмыйча, әлеге чара уңаеннан район мәдәният үзәге каршында һәм икенче катында урнашкан бик бай күргәзмәдә дә күрергә мөмкин булды. Анда районыбызда җитештерелә торган күптөрле эшләнмәләр, азык-төлек, кием һәм башка бик күп хезмәт җимешләре урын алган иде. Күргәзмә эше белән якыннан танышканнан соң, Рамил Рәшит улы һәм Мидхәт Рәфкать улы яшь белгечләрне сәламләп, истәлек бүләкләре тапшырып үттеләр. Туган җирләреннән китми, анда эшләүче, киләчәген кайгыртучы яшьләребез булу зур горурлык булып тора.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев